ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ БУЕНЧА ФНТР КОМАНДА ЧЕМПИОНАТЫ
1 төркем югары лига « С» хатын-кызлар командасы
2 төркем югары лига «Е» ирләр командасы
2022 елның 20-23 октябрендә Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча ФНТР команда чемпионаты узачак.
16 октябрь көнне «САБА-АРЕНА " да РФ санитария хезмәте һәм Р.С. Фатыйхов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча ачык турнир узды. Турнирга Сирия, Кукмара, Арча, Теләче, Балык Бистәсе, Саба муниципаль районнарыннан, Самара өлкәсеннән 80нән артык спортчы килде. Котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!!
2022 елның 14-16 октябрендә «САБА-АРЕНА» базасында авыл районнары арасында өстәл теннисы һәм шашка буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Татарстан Республикасы Арча территориаль Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Саба районының Шәмәрдән "Рост "лицееның 8-11 сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
17 октябрь 18 сәгатьтән.18 октябрь 18 сәгатькә кадәр
2022 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан 15-17 м/с көчле җил көтелә.
Саба муниципаль районы Тимершык авыл җирлегенең Мингәр торак пунктында җирле әһәмияткә ия юлда ясалма тигезсезлекләр һәм кисәтү билгеләре кую буенча эш алып барыла. Эшне “МДСУ Балтач” ҖЧҖ башкара.
Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.
15 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Икмәк — барысына да баш» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Ипигә сакчыл караш, аны үстергән кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт балачактан ук сеңдерелергә тиеш. Чара барышында балалар икмәкнең кеше тормышындагы әһәмияте турында белделәр, икмәк үстерү процессы белән, икмәк табынга ничек килүе белән таныштылар. Чара балаларларның үз куллары белән әзерләгән кайнар бутербродны авыз итү һәм икмәк турында тематик видео карау белән тәмамланды. «Куктә кояш, җирдә икмәк -мәңгелек» исемле тематик күргәзмә оештырылды.
Тимершык авыл җирлегендә ирле - хатынлы Гариповлар, Хәбибуллиннар, Мөбәрәковлар, Кашиповлар һәм Галимҗановлар алтын, бриллиант юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәнифулла улы һәм күмәк хуҗалык җитәкчесе Айзат Наил улы котладылар. Сәламәтлек һәм озын гомер телибез Сезгә!
14 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үз укучыларын «Балалар фольклоры иле»нә китап сәяхәтенә чакырдылар. Балалар халык әкиятләре, мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар укыдылар.