ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

         17 октябрь көнне Финанс-бюджет палатасында ике дистә елдан артык Саба районы мәдәният бүлегендә баш хисапчы булып эшләгән, 2007 - 2008 елда Үзәкләштерелгән бухгалтерияда хезмәт куйган ветеран Рәйсә Рәхим кызы Галимуллинаны туган көне уңаеннан хөрмәтләделәр. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов тәбрикләү сүзләре җиткереп, Рәйсә Рәхим кызына Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ул аңа озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек теләде, һәм аның күпьеллык эшчәнлеге - чын профессионализм, яраткан эшенә тугрылыкның ачык мисалы, дип билгеләп үтте.

Бүгенге әсәр,  рус халык әкияте мотивлары буенча язылган» Сюжет буенча патша яшь чибәр Марусяга, аның хезмәтендә булган Федотның хатынына гашыйк була. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

14 октябрьдә, Яшел Үзән шәһәрендә «Татарстан Республикасы судомодельләштерү спорты перспективалары һәм үсеше»темасы буенча алдынгы педагогик тәҗрибә алмашу буенча республикакүләм түгәрәк өстәл узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Без барыбыз да беләбез, балалар өчен ата-аналардан якынрак кеше юк. Бу кешеләр аны тормыштан озаталар, барысын да өйрәтәләр, булышалар һәм саклыйлар. Шуңа күрә календарьда "Әтиләр көне"кебек искиткеч бәйрәм барлыкка килде.

Безнең приютта да әлеге бәйрәмгә багышланган чаралар узды: балалар табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, әтиләр ролендә булдылар, "балыкчы әти", "Иң җитез", "иң көчле"конкурсларында катнаштылар. Ә соңыннан балалар үзләренең яраткан әтиләренә открыткалар ясадылар.

Тэги: осз

1967 елның 15 октябрендә Мамай курганындагы «Сталинград сугышы геройларына» мәдәни-тарихи һәйкәл-ансамбльне ачу тантанасы булды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Арташ авыл җирлеге спортчылары Югары Ослан районы Яр буе Морквашы авылында ачык эндуро тренировкасында

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Язлы Арташ авылында территорияне тәртипкә китерү 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Арташ авыл җирлегенең алтын юбилярлары

Тэги: Арташ авыл җирлеге

16
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

2022 елның 14-16 октябрендә "САБА-АРЕНА" базасында Татарстан Республикасының XIX авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында өстәл теннисы буенча "Сәламәтлек " Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Гомуми команда зачетында Саба районы командасы 1 урынны, 2 урынны - Әлмәт районы, 3 урынны-Питрәч районы алды. Спортчыларга һәм тренерларга уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

15
октябрь, 2022 ел
шимбә

Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

21 сәгатьтән. 15 октябрьгә 10 сәгатькә кадәр.

2022 елның 16 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International