17 октябрь көнне Финанс-бюджет палатасында ике дистә елдан артык Саба районы мәдәният бүлегендә баш хисапчы булып эшләгән, 2007 - 2008 елда Үзәкләштерелгән бухгалтерияда хезмәт куйган ветеран Рәйсә Рәхим кызы Галимуллинаны туган көне уңаеннан хөрмәтләделәр. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов тәбрикләү сүзләре җиткереп, Рәйсә Рәхим кызына Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ул аңа озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек теләде, һәм аның күпьеллык эшчәнлеге - чын профессионализм, яраткан эшенә тугрылыкның ачык мисалы, дип билгеләп үтте.
Рәйсә Рәхимовна үз чиратында район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка, үзе хезмәт куйган коллективка игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәтләрен җиткерде. Коллективта эшләүчеләргә матур теләкләр аша хезмәт юлларында уңышлар теләде.