7 нче июнь көнне узган “Сабантуй “Игенче”-2026” бәйрәме югары дәрәҗәдә узды, оештыру чараларының барлык нечкәлекләре исәпкә алынды. Мәйдан кунаклар , спорт ярышлары, балалар Сабантуе өчен барлык уңайлыклар белән тулысынча җиһазландырылды, төрле аттракционнар өчен урыннар ясап куелды.
Тантана билгеләнгән сәгатьтә, бәйрәмчә музыка аһәңнәре белән башланып китте. Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да шактый килгән иде.
Тантаналы ачылыштан соң, алдынгыларны бүләкләү башланды. Сабантуй бәйрәме ул элек-электән язгы чәчү эшләренә нәтиҗә ясау, алдынгыларны бүләкләү гадәте белән яшәп килә. "Игенче" ҖЧҖ җитәкчесе А. З. Зарипов язгы кыр эшләрендә зур уңышларга ирешкән кыр батырларын, шушы җәмгыятьтә тырыш хезмәт иткән алдынгыларны мәйданга чакырып бүләкләде.
Бүләкләү һәм тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, Сабантуй мәйданы гөрләде. Бер читтәрәк балалар өчен оештырылган төрле аттракционнар кибетләр эшләп торды, мәйданда спортның төрле төрләре буенча бәйгеләр башланды.
Мәйдан уртасында ,уен-бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләрнең күп булуы бер дә гаҗәп түгел. Капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү, кул көрәше, аркан тарту , таяк белән тартышу ярышы,тауга каршы йөгерү, турникта күтәрелү, сумо көрәше, утын кисү,гер күтәрү, чаңгы, тачка ярышы , 50 килограммлы капчык күтәреп йөгерү, көянтә белән су ташу, пакет эченнән йөрү, “Ташбака” уены, волейбол,тимер атта йөрү, эстафета һ.б -болар барысы да бәйрәм программасына кертелгән иде. Теләге булган һәр кеше үзенең көчен дә сынап карады.
Шулай да халыкны аеруча татарча көрәш күбрәк кызыксындырды. Көрәш балалар, үсмерләр, ир- егетләр арасында узды.
Бәйрәмне башыннан алып, ахыргы мизгелләренә кадәр күркәм тавышлары, көчле энергияләре белән Татарстан һәм Башкортыстан артистлары Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Татарстанның атказанган артистлары Вадим Захаров, Айдар Тимербаев, Нәфкатъ Нигматуллин , популяр җырчылар Зәринә Хасаншина, Лилия Шакирова, “Айфара” төркеме , яшь җырчы Рөстәм Хөсәенов һәм алып баручы Ленур Биктимировлар моңлы һәм дәртле җырлары белән күңелне күтәреп тордылар.
Сабантуйда халык туйганчы күңел ачты, иркенләп ял итте, киләчәк көннәргә җитәрлек көч туплады.