2013 елда һәм аннан яшьрәк балалар арасында шахмат буенча XXVIII традицион региональ "Өмет кубогы-2022" турниры

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

2022 елның 14-15 октябрь көннәрендә Баулы шәһәрендә 2013 елда һәм аннан яшьрәк балалар арасында шахмат буенча XXVIII традицион региональ "Өмет кубогы-2022" турниры узды. 

Безнең команда: "САБА-АРЕНА" да шулай ук бу турнирда актив катнашты.

Команда составы:

1) Газизуллин Айдан (2014гр)
2) Низамиев Йосыф (2015 гр)
3) Сунгатов Аяз (2015 гр)
4) Валиуллина Алина (2014 гр)
5) Маликова Алиса (2015 гр)
6) Галиева Самира (2015 гр)

Команда зачетында безнең спортчылар призлы урынга эләгә алмаса да, шәхси зачетта кайберәүләр үзләрен күрсәтә алды:

2015 елгы малайлар арасында :
2 урын - Сөнгатов Аяз

2015 елгы кызлар арасында :
1 урын - Маликова Алисә
3 урын - Галиева Самирә

Безнең күпчелек спортчылар өчен бу турнир иң беренче сәяхәт булды.
Турнирда ТР һәм БР 100дән артык яшь шахматчы катнашты. Турнир иң югары дәрәҗәдә узды!
Турнирны оештыручыларның һәм ярышларның баш судьясы - Коротаев Николай Николаевичның һөнәри осталыгы һәм кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерәбез

Барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны күчмә ярышларда уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International