Өлкәннәр декадасы кысаларында Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән «Тормыш игелекле эшләргә бирелде»дип исемләнгән Мәрхәмәтлелек атнасында катнаштылар. Кешене балачактан ук яхшылык эшләргә өйрәтергә кирәк. Без балаларыбызның киләчәктә кем булачагын белмибез, ләкин бер нәрсәгә ышанабыз: алар һәрвакыт яхшылык эшләячәкләр, чөнки алар битараф булмаган кешеләр булып үсә. Чараның асылы-ярдәмгә мохтаҗларга, балаларга кешеләр турында кайгырту, өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Балалар сәламәтлеге начар булган Андреева Феклада еш булалар. Бүген без аңа хуҗалыкта ярдәм иттек. Соңыннан аны концерт номерлары белән куандырдылар, үз куллары белән ясаган чәчәкне бүләк иттеләр. Пенсионер ханым балаларга зур рәхмәтен белдерде һәм тәмле ризыклар белән сыйлады
2022 елның 16 октябрендә «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында «Б.Open» дип исемләнгән нарда турниры узды.
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
19 октябрь 21 сәгатьтән 20 октябрь 10 сәгатькә кадәр
2022 елның 20 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Олы Шыңар авылында яшәүче Яруллина Хәбирә Әсәт кызына 2022нче елның 17нче октябрендә 95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Минниханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Н. Гайнетдинова тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Х. да кушылды.
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Җырлыйк әле» дип исемләнгән шоу-программа оештырдылар. Караоке - шоу «Җырлыйк әле» - милли телевидение тарихында иң уңышлы һәм популяр проектларның берсе. Чара якты һәм күңелле номерлар белән узды. Программада барлык катнашучылар да халык җырларын, ретро җырларны бары тере музыкага гына башкардылар. Бу кичтә катнашучылар һәм тамашачылар шатлык, күңелле, күтәренке кәеф алдылар.
Көз көне кызлар, хатын-кызлар, хәтта кызлар һәм өлкәннәр дә кич утыру өчен җыела. Кайчагында кызлар утырган урыннарга егетләр килә, ул чакта күңелле бию, уеннар башлана. Бүген элекке заманнарда ничек кичке утырмаларга җыелганнары хакында сүз алып барабыз. Элек тә кич утырулар октябрь ахырында, ноябрь башында, барлык кыр эшләре тәмамлангач башлана торган була. "Ак калфак" клуб берләшмәсе һәвәскәрләре кич утыру өчен китапханәгә җыйналдык. Максатыбыз: мобилизацияләнгән райондашларыбызга,авылдашларыбызга ярдәм итү.
18 октябрь көнне «Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар Иләбәр авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү.Китапханә һәм китап фонды, журналлар белән танышканнан соң балалар өчен “Әкиятләр дөньясында” дигән исем астында тематик сәгать уздырылды.Китап күргәзмәсенә куелган китаплардагы әкиятләрне тыңлаганнан соң балалар сорауларга җаваплар бирделәр, биремнәрне үтәделәр.
Икшермә кадет мәктәбендә ант бирү тантанасы.
Ябык мәйдан төзелеше
15 октябрь көнне "Саба йөзү бассейны» нда «Әтиләр көненә» багышланган спорт чарасы узды.