95 яшьлек юбилярны котлау.

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Олы Шыңар авылында  яшәүче Яруллина Хәбирә Әсәт  кызына 2022нче елның 17нче октябрендә 95 яшь тулды. Россия Президенты В.В.Путин һәм Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Минниханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне  Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Н. Гайнетдинова тапшырды.  Котлауларга шулай ук  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г.Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте вәкиле Билалова З.Х. да кушылды.

Яруллина Хәбирә Әсәт кызы 1927 елның 17 октябрендә Саба районы Югары Утар авылында туган.  1935 елның 1 сентябрендә 7 яшьтән укырга керә.  Авылларында җидееллык мәктәпне бетергәннән соң  укуын дәвам итәргә дип Шәмәрдәнгә менеп китә. Чөнки уку теләге бик көчле була кызның. Шәмәрдәндә уку иң авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе – трудармиягә йөри, әнисе колхозда эшли. Өйдә - биш бала. Хәбирә апага ачлы – туклы килеш йөрергә туры килә, бераз гына булса да тамагын туйдыру өчен кичләрен Шәмәрдән столовоенда да эшли кыз, бәрәңге әрчи, табак – савытлар җыештыра. Буранлы, яңгырлы көннәрдә квартирда кунып калалар, көн әйбәт булганда йөреп тә укыйлар. “Сугыш вакытында кеше бер – берсенә ярдәмчел, мәрхәмәтле иде, - дип искә ала Хәбирә апа, квартир хуҗалары да бик әйбәт булдылар, буран булса кайтармый торганнар иде.”  Шәмәрдәндә укыганнан соң Казанга педучилищега китә кыз, анда 2 ел белем ала.

1945 елда Хәбирә Әсәт кызы Асадуллина Олы Шыңар авылына башлангыч класс укытучысы булып килә. Үзе дә бәләкәй генә гәүдәле кыз бик тырышып балалар укыта башлый. Укытучы хезмәте дә бик тынгысыз, дәресләр дә укытырга, агитатор да, хәтта артист та булырга туры килә. Чөнки бәйрәм саен төрле чаралар үткәрергә, концертлар куярга кирәк. Спектакльләрдә дә бик теләп катнаша, яратып уйный кыз.

       1948 елда Яруллин Хәким исемле егет туган авылына кайтып төшә. Ул 1943 елда армиягә алынып Ригада хезмәт итә, Җиңү таңын шунда каршылый. Егетнең күзе укытучы кызга төшә. Ләкин бераз колхозда эшләп алгач, әзрәк акча юнәтү теләге белән шахтага чыгып китә. 1 елдан кире әйләнеп кайта да, сельпога завсклад булып урнаша, 1950 елда  Хәбирә апа белән өйләнешеп тә куялар. Гаиләле булгач бер-бер артлы балалар туа, аларны да, өйдәгесен дә карарга кирәк, Хәким абый да тынгысыз эштә, шулай итеп яраткан эшен ташларга туры килә аңа.

       Бүгенге көндә тыл ветераннарына хөкүмәтебез салып биргән якты, матур йортта кызы тәрбиясендә яши Хәбирә апа. 4 бала тәрбияләп үстергән әбинең   8 оныгы,  8 оныкчыгы бар. Бүген дә күзлек  киеп җеп җегерли, гәҗит укый, радио тыңларга ярата ветеран әби.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International