«Әтиләр көненә»багышланган спорт чарасы

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

15 октябрьдә "Саба йөзү бассейны» нда «Әтиләр көненә»багышланган спорт чарасы узды. Чарада әтиләре ялгыз бала үстергән гаиләләр дә чакырылган иде.​ Чараның ачылышында сәламләү сүзе белән Саба районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары, Саба районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе М. Р. Кәримов, Татарстан Республикасы Саба районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов И. Р., Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнарының хәрби комиссариаты башлыгы Закиров Ф.Ф һәм "Саба "йөзү бассейны" МБУ, "Олимп" МБУ, "Спорт комплексы" МБУ директоры - Хисамов Р. Р. чыгыш ясадылар . Барлык чыгыш ясаучылардан әтиләр көне белән иң җылы котлаулар яңгырады. Олимп спорт мәктәбе тренерлары җитәкчелегендә узган чарада укучылар белән бергә бокс, самбо, тхэквондо һәм йөзү буенча кызыклы мастер-класслар үткәрелде.​ ​ ​ Аннары балалар күңелле стартларда катнаштылар. Барлык гаиләләр дә спорт чарасында актив катнашканы өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International