Тормыш игелекле эшләргә бирелгән

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән «Тормыш игелекле эшләргә бирелде»дип исемләнгән Мәрхәмәтлелек атнасында катнаштылар. Кешене балачактан ук яхшылык эшләргә өйрәтергә кирәк. Без балаларыбызның киләчәктә кем булачагын белмибез, ләкин бер нәрсәгә ышанабыз: алар һәрвакыт яхшылык эшләячәкләр, чөнки алар битараф булмаган кешеләр булып үсә. Чараның асылы-ярдәмгә мохтаҗларга, балаларга кешеләр турында кайгырту, өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Балалар сәламәтлеге начар булган Андреева Феклада еш булалар. Бүген без аңа хуҗалыкта ярдәм иттек. Соңыннан аны концерт номерлары белән куандырдылар, үз куллары белән ясаган чәчәкне бүләк иттеләр. Пенсионер ханым балаларга зур рәхмәтен белдерде һәм тәмле ризыклар белән сыйлады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International