Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре Явлаштау авыл мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлеге һәвәскәр җырчылары катнашында «Җырлыйк, әле!" дигән музыкаль кичә оештырдылар. Җыр жанрын яратучылар, төрле яшьтәге үзешчән сәнгатьнең актив әгъзалары, тамашачылар белән бергә җыр утравына сәяхәт иттеләр. Программа конкурста катнашучылар белән танышудан башланды. Катнашучылар өч турда ярыштылар, халык җырларын һәм "уйла- әле" дигән турда сузтезмәләрдән җырларны танып белделәр. Чара ахырында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әтиләр көне – әтинең гаиләдәге абруен искә төшерү, котлау һәм күтәрү, балаларны тәрбияләү өчен җаваплылыгын арттыру һәм бу чараның иң төп максаты. 16 октябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Безнең әти иң яхшысы» дигән конкурс программасын үткәрделәр. Очрашу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләүдән башланды. Уен барышында әти белән балалар үз көчләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. «Иң акыллы», «Иң яхшы машина йөртүче», «Сабый теленнән», «Мине тот», «Баланы төр» конкурсларында катнаштылар. Конкурс-уен программасының барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге әтиләрне һәм балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә барган вакыйгаларны сизми калдылар. Ахырда катнашучылар кызыксындыру призлары белән бүләкләнде.
Ике этаптан торган бәйгедә 4-9 нчы сыйныф укучылары һәм әти –әниләр комитеты катнашты .
Бөтен дөнья буенча 20 октябрьдә халыкара пешекчеләр көнен — кулинарларның һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Бөтен Россия буенча мобилизацияләнүчеләр өчен носки, шарфлар, бияләйләр бәйләнә.
Бүген Балалар иҗат үзәге базасында «Кояшкай» район балалар думасы активистлары район советының чираттагы утырышы узды.
19 октябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Көзге байлык» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар көз фасылының нинди матур булуын искә алдылар: шатлыклы, уңышка бай, яңгырлы һәм моңсу. Ләкин барыбер туган җиребез, елның бу вакытында һәрвакыт матур, булуын әйттеләр. Шулай ук балалар көзнең билгеләре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар. Аннары балалар кәгазь битендә көз турында рәсемнәр ясадылар.
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.Яшь барган саен сәламәтлеккә аеруча игътибар итәргә кирәк.Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре “Ак калфак” клуб берләшмәсе әгъзалары белән берлектә “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән исем астында сәламәтлек сәгате уздырдылар. “Юлдаш” газетасының “Сәламәлек” кушымтасына күзәтү ясаганнан соң, өлкәннәребез физик күнегүләр ясадылар.Соңыннан үләннәрдән торган чәй эчеп фикер алыштылар.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
20 октябрь 21 сәгатьтән 21 октябрь 10 сәгатькә кадәр.
2022 елның 21 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.