Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү
21 октябрьдә Мәскәүдә «Россия бүген» Халыкара мультимедиа матбугат үзәге сәхнәсендә «Россия спортының Циффрлы трансформациясе-2022» II Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде.Т
«Россия спортын Цифрлы трансформацияләү-2022» II Бөтенроссия конкурсы номинацияләренең призерлары- «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе, ТР Хоккей федерациясе.
Финал этабында «Иң яхшы тренер» номинациясендә «САБА-АРЕНА" спорт мәктәбе тренеры Еатерина Ищенко һәм Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы 3 нче спорт мәктәбе тренеры Дмитрий Кондратьев катнашты.
Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Китапханәдә-Лермонтов шигърияте көне» - акциясендә катнаштылар
21-22 октябрь көннәрендә Байлар Сабасында заман медицинасында профилактика һәм терапия роленә багышланган «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза.
Дәрәҗәле халыкара конференциядә катнашучылар өчен «Гаилә паркы» буенча җәяүле экскурсия үткәрелде. Кунаклар шулай ук Саба районы Җәмигъ мәчетендә җомга намазы укыдылар. "Ямьле Саба" яр буенда аларны мәдәният хезмәткәрләре каршы алды. Кунаклар һәр чишмәнең килеп чыгу тарихы, ул чишмәләр белән бәйле матур гореф-гадәтләребез, үзебезнең җирлектә үсүче дару үләннәре белән таныштылар. Районыбызда гына түгел, республикабызда киң яңгыраш тапкан "Саф сулы ямьле Саба" проектының бер өлеше булган әлеге чарадан кунаклар бик канәгать калды. Конференциянең икенче өлеше Саба аграр көллиятендә дәвам итте.
Алан-Елга авылында яшәүче Гатауллиннар гаиләсе - алтын туй ияләре
Шекше авылында яшәүче Гыйбадуллиннар гаиләсе - алтын туй ияләре
Финанс грамоталылыгын укыту
Пенсия фондында пенсия грамоталылыгын арттыру кампаниясенә старт бирелде
Татарстан рәссамы эше ИФО «Формарт»фестивалендә җиңү өчен көрәшә
18 октябрьдә Сүлә авылы клубы, Курсабаш мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Саба районының тарихи урыннары буенча "Туган ягыңны бел, сөй һәм өйрән"дип исемләнгән экскурсия оештырдылар.. Маршрут Мингәр авылыннан, Шәүкәт Биктимеров музее һәм Сөембикә манарасы белән танышудан башланды. Аннан соң атаклы Сатыш мәдрәсәсе музеенда булдык, район авыллары һәм авыл мәчетләре белән таныштык. Шулай ук Саба районының туган якны өйрәнү музеенда да булдык. Туган якны өйрәнү музее экспозициясендә кызыклы тарихи материал өстенлек итә, район территориясендә табылган археологик экспонатлар, иске көнкүреш әйберләре бар. Без барыбыз да рәхәтләнеп тыңладык һәм экспонатларны кызыксынып карадык. Барысы да безнең экскурсиядән бик шат калды.