«Китапханәдә-Лермонтов шигърияте көне» акциясе

2022 елның 22 октябре, шимбә

Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Китапханәдә-Лермонтов шигърияте көне» - акциясендә катнаштылар. Чара барышында балалар яшь шагыйрьнең бик акыллы һәм талантлы булуы, ул искиткеч шигырьләр һәм поэмалар язуы белән генә чикләнмичә, француз, инглиз, алман, әзербайҗан һәм грузин телләрен дә белүе, аларны Кавказда өйрәнә башлавы турында белделәр. Балалар Лермонтовның  Тарханда үткән балачак елларындагы кызыклы фактлар белән таныштылар.

     Балалар язучының «Тучи», «Бородино», «Колыбельная», «Парус»,  «Осень», «Родина» әсәрләрен бик теләп укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International