Финанс грамоталылыгын укыту

2022 елның 21 октябре, җомга

Өлкән буынның финанс грамоталылыгын күтәрү максатыннан, Россия Банкы 2022 елның октябреннән пенсия һәм пенсия алды яшендәге гражданнар өчен финанс грамоталылыгы буенча дистанцион дәресләр үткәрә. Дәресләргә катнашучылар төркемнәрдә яки индивидуаль рәвештә pensionfg сайтында тоташырга мөмкин.

Дәресләр темалары:

1.Тормыш өчен саклап тоту

2.Банк хезмәтләре

3.Финанс алдавы.

4.Кертем сайлаганда нәрсә белергә һәм хаталардан ничек сакланырга?

Дәресләрдә банк хезмәтләрен ничек куркынычсыз һәм нәтиҗәле кулланырга, финанс коралларын сайларга, заманча онлайн технологияләрне кулланырга һәм алдакчылардан сакланырга өйрәнергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International