Бүген Балалар иҗат үзәге базасында «Кояшкай» район балалар думасы активистлары район советының чираттагы утырышы узды. Активистлар уку елына эш планы турында сөйләшү өчен түгәрәк өстәлгә җыелдылар. Мәктәп укучыларының үзидарә органнары вәкилләре эшләрне планлаштыру һәм оештыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар, мәктәптә үзидарә модельләре турында фикер алыштылар.
Утырыш кысаларында «Сәләт – Саба» клубының тантаналы ачылышы булды. «Сәләт Саба» клубының максаты-активлык үзәкләрен формалаштыру һәм фәнни, мәгариф, мәдәни һәм спорт проектларын тормышка ашыру аша Сәләт берләшмәсе әгъзаларын берләштерү.
Активистлар өчен шулай ук интеллектуаль уен үткәрелде. Очрашу ахырында активистлар бию флешмобы оештырдылар