Ике этаптан торган бәйгедә 4-9 нчы сыйныф укучылары һәм әти –әниләр комитеты катнашты . Бәйгенең беренче этабында ата – аналарга визит карточкаларын, икенчесендә-үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтергә туры килде. Берничә сәгать дәвамында командалар бер-берсен сәхнәдә алыштырдылар, һәр чыгыш алкышланды . Компетентлы жюрига йомгак ясаганда җиңел булмады, әмма бәйге шуңа да бәйге инде ул: анда барыбер дә җиңүче булырга тиеш һәм җиңүче итеп алтынчы сыйныф ата-аналар комитеты тәкъдим ителеп,аларга зона ярышында катнашу хокукы бирелде.