Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре Явлаштау авыл мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлеге һәвәскәр җырчылары катнашында «Җырлыйк, эле!" дигән музыкаль кичә оештырдылар. Җыр жанрын яратучылар, төрле яшьтәге үзешчән сәнгатьнең актив әгъзалары, тамашачылар белән бергә җыр утравына сәяхәт иттеләр. Программа конкурста катнашучылар белән танышудан башланды. Катнашучылар өч турда ярыштылар, халык җырларын һәм "уйла- әле" дигән турда сузтезмәләрдән җырларны танып белделәр. Чара ахырында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.