Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Районара юл-төзелеш идарәсе – 1» көче белән, «ЩПС» республика программасы буенча Саба муниципаль районы Сабабаш торак пунктында юл эшләре башкарыла.
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Районара юл-төзелеш идарәсе – 1» көче белән, «ЩПС» республика программасы буенча Саба муниципаль районы Сабабаш торак пунктында юл эшләре башкарыла.
Саба районының Алдынгылар хәрәкәте лидерлары, 32 укучы катнашында «Алдынгылар — Биләр» сменасына юл тотты
«Саба» ҖЧҖенең «Мичан» филиалы хезмәткәрләре, ныклап әзерләнеп, 2025 нче елның бөртекле культураларын җыюга керештеләр. Ындыр табагына арыш уңышы кайта башлады. Бөртеклеләрне күпләп җыю алар өлгергән саен башланачак.
«Күрше» фестивале «Безнең ишегалды» программасының дәвамы һәм ил масштабында моңарчы күрелмәгән проект. Әлеге бәйгегә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт биргән иде. «Күрше» фестивале – халык арасында күршелек культурасын үстерүгә, Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән проект. Анда үзләре яшәгән ишегалларында кызыклы вакыйгалар үткәрергә теләгән инициативалы гражданнар һәм моңа әзер булган оешмалар катнашты. Ә бу проектта җиңеп чыккан үзмәшгульләр исә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен бик кызыклы, эчтәлекле һәм шәп чаралар үткәрәчәк.
Шундый чараларның беренчесе Байлар Сабасының Тынычлык урамында әлеге проектта катнашып грант откан Алисә Гимадиева тарафыннан үткәрелде. Саба мәдәният бүлеге, Саба үзәкләштерелгән музейлар системасы белән берлектә “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән чара үтте.
Әлеге чара кабаттан 15 августта Байлар Сабасының Дальняя урамында узачак.
Югары Симет авыл зираты коймаларын буяу эшләре башланды. Авыл халкының олысы, кечесе шушы изге эштә актив катнашты. Катнашкан, оештырган кешеләргә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
«Нырты» АХП ҖЧҖендә бар куәткә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Терлек азыгы салганда аның сыйфатын һәм туклыклылыгын озак вакытка саклап калу мөһим, чөнки терлекләрнең сәламәтлеге һәм аларның продуктлылыгы турыдан-туры шуңа бәйле.
1 июльдән инициативалы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Россиянең Яшь стратеглары» VI бөтенроссия конкурсының беренче этабы старт алды.
Гаризалар 2025 елның 20 сентябренә кадәр кабул ителә. Икенче этап 22-24 октябрьдә Санкт-Петербургта узачак.
24 нче июль көнне КСК Сабантуйда узган терлекчеләр слетында “Игенче” җәмгыяте хезмәткәрләре һәрвакыттагыча оешкан төстә катнаштылар.
Барысыда , шул исәптән терлекчелек тармагында эшләүче хезмәткәрләр, ветераннар вакытында килеп, котлау өлешендә үзләренең бүләкләрен алды.
25-26 июльдә "Саба-Арена"да фехтование буенча "Дуслык көне" нә багышланган төбәкара ярышлар узды. Ярышлар нәтиҗәсендә Саба спортчылары 6 медаль яулады. Попова Альбина һәм Тимергалиев Ильдан шәхси беренчелектә бронза медаль, ә Попов Даниил шәхси беренчелектә көмеш һәм команда зачетында бронза медаль яулады. Фәтхуллина Ильвина һәм Ганиева Нәфисә команда зачетында җиңүчеләр булдылар.