Мишәбаш авылында гражданнарның үзара салым акчасына юлларны ремонтлау эшләре бара.
2025 елның 16-28 июлендә Саба-Арена спорт мәктәбендә һәм Лесная Сказка күңел ачу-сәламәтләндерү комплексында фехтование буенча укыту-күнегү җыеннары үтте. Анда Байлар Сабасы, Казан, Чиләбе, Свердловск, Төмән өлкәләре, Башкортстан Республикасы спортчылары катнашты. Спортчылар булачак ярышлар сезонына актив әзерләнәләр. Балалар күнегүләрдән тыш Байлар Сабасы бассейнына, Лесхоз авылы Нарат боз сараена бардылар. Шулай ук спортчылар Урман әкияте базасында да актив ял иттеләр, анда тематик фильмнар карау, бассейнда йөзү, биюләр, мөстәкыйльлек конкурслары, ут янында гитара астында ял иту оештырылды, бу илебезнең төрле почмакларыннан балалар арасында уңайлы, дустанә атмосфера булдыруга ярдәм итте.
Бүген Кече Шыңар авылында күптән көтелгән юл эшләре башланды. Авыл халкы юлны реконструкцияли башлауны түземсезлек белән көтте. Таш салу юлны тагында нык итәчәк.
26 июль көнне Сабай авылында авылдашларын көтеп алган очрашуын оештырдылар. Якташлар очрашуына кайчандыр биредә яшәгән һәм бүгенге көнгә кадәр авылдашларына булган мәхәббәтен саклап калуны дәвам иткән кешеләр җыелды. Бу очрашудан барысы да уңай эмоцияләр һәм яңа очрашуга өмет алдылар.
27 июль көнне Алан-Елга авылында яшәүче Хисмәтов Әмин Әхмәдулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район җитәкчелеге исеменнән Саба муниципаль районы ТР МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Л. Н. Гайнетдинова, Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р һәм «Игенче» ҖЧҖ генераль директоры Зарипов А. З котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Юбилярга саулык-сәламәтлек һәм иминлек телибез.
Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу алып барыла. Үләннәрне чабу эшен «Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары башкара.
Җәй-авыл халкы өчен эссе чор. Кырларда эш күп: терлек азыгы әзерләү, бөртеклеләр җыю. Район кырларында бөртекле культураларны чаптыру башланды. Авыл хуҗалыгы культураларының уңышы күп кенә оештыру факторларына бәйле. Бөртеклеләрне күпләп җыю алар өлгергән саен башланачак. «Саба» ҖЧҖенең «Мичан» филиалы хезмәткәрләре, ныклап әзерләнеп, бөртекле культуралар җыюга керештеләр.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы 2025 елгы урып-җыю эшләрен башлап җибәрде. Ындыр табагына 359 га җирдән көзге бодай уңышы кайта башлады. Уры-җыю эшләрендә шулай ук җәйге каникул вакытында эшкә алынган Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары да ярдәм итә.
Татарстанда 7 меңнән артык баланың әти-әнисе ай саен ана капиталы хисабыннан акча ала