ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Җәй-авыл халкы өчен эссе чор. Кырларда эш күп: терлек азыгы әзерләү, бөртеклеләр җыю. Район кырларында бөртекле культураларны чаптыру башланды. Авыл хуҗалыгы культураларының уңышы күп кенә оештыру факторларына бәйле. Бөртеклеләрне күпләп җыю алар өлгергән саен башланачак. «Саба» ҖЧҖенең «Мичан» филиалы хезмәткәрләре, ныклап әзерләнеп, бөртекле культуралар җыюга керештеләр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы 2025 елгы урып-җыю эшләрен башлап җибәрде. Ындыр табагына 359 га җирдән көзге бодай уңышы кайта башлады. Уры-җыю эшләрендә шулай ук җәйге каникул вакытында эшкә алынган Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары да ярдәм итә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Татарстанда 7 меңнән артык баланың әти-әнисе ай саен ана капиталы хисабыннан акча ала

2025 ел башыннан Татарстанның 800 дән артык күп балалы әнисе пенсиягә вакытыннан алда чыкты

Районыбызга экскурсиягә  чит илдәге уку йортларында белем алучы студентлар килде. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

"Тургай волонтерлары «Казандагы Балалар Республика клиник хастаханәсе каршындагы» Гаилә бергә «хәйрия фондының (элеккеге» Рональд Макдональд йорты") бушлай гаилә йортында яшәүче балалар өчен мастер-класслар үткәрде. Бүген биредә ата-аналар белән бергә 24 бала авыр чирдән озак вакыт дәвалана.

Безнең тәрбияләнүчеләр табигый ингридиентлардан сабын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, анда балаларга кулдан эшләнгән сабын ясау нигезләрен күрсәттеләр, шул исәптән ингредиентлар сайлау, хуш исләр һәм буяулар өстәү, шулай ук әзер сабынны формалаштыру һәм төргәкләү.

Шулай ук гипстан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Балалар булачак фигура өчен катнашманы үзләре ясадылар, формаларга гипс салдылар. Катып калган фигураларны шатланып үзләренә ошатып буядылар!

Бу безнең кечкенә дусларыбыз өчен позитив һәм шатлык белән тулы искиткеч көн иде.

Без "гаилә бергә" БФ директорына бу искиткеч балалар һәм аларның әти-әниләре белән вакыт үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәбез. Безнең чара аларга якты истәлекләр һәм яңа иҗади батырлыкларга илһам бирде дип өметләнәбез!

Киләчәктә яңадан килеп, балаларны тагын да мавыктыргычрак мастер - класслар белән сөендерергә шат булачакбыз.

Хәйриячебез Юрий Викторович Золотаревка мастер-класслар оештыруда ярдәм иткәне һәм чарада катнашучыларга бүләкләр биргәне өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез

Тэги: ОСЗ Тургай

Үткәрү датасы һәм вакыты: 2025 елның 9 сентябрендә 10:00 сәгатьтә.

Үткәрү урыны: Саба муниципаль районы, пгт. Байлар Сабасы, «Сабантуй» МСК.

Чакырылган кунак: Раис ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

26 июльдә Байлар Сабасында озын нардалар буенча сезонлы турнир узды. Турнир "Саба-Арена" күп функцияле спорт комплексында узды. Теркәлү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән 38 катнашучы һәм Удмуртиядән нард Федерациясе президенты - Ваниев Ибраһим җитәкчелегендәге хөрмәтле кунакларыбыз килде. Моңарчы күрелмәгән күп сәгатьлек ярышлар нәтиҗәсендә түбәндәге җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде: Озын нарды буенча төп турнир: Вәлитов Фәрит - Казан; Валерий Абросимов - Казан; Мөхәммәтова Сирина - Байлар Сабасы; 4 урын: Акопян Вагаршак - Казан; 5 урын: Ишкин Марат - Казан. Озын нарды буенча блиц-турнир: Матюшенцев Александр - Казан; Гыйззәтуллин Радик - Яр Чаллы. Кыска нарды буенча блиц-турнир: Икрам Хөсәенов - Түбән Кама; Акопян Вагаршак - Казан. Узган турнирның барлык призерларын котлыйбыз һәм нардалар тактасы артында яңа очрашулар көтәбез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Бу араларда районыбыз буйлап, "Күрше-фест" конкурсы кысаларында капка төбендә кич утырулар еш күзәтелә. Әлеге бәйге җитәкчелегебез тарафыннан күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаилә һәм күршеләр арасындагы традицияләрне яңарту максатыннан оештырылды

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International