26 июльдә Байлар Сабасында озын нардалар буенча сезонлы турнир узды. Турнир "Саба-Арена" күп функцияле спорт комплексында узды. Теркәлү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән 38 катнашучы һәм Удмуртиядән нард Федерациясе президенты - Ваниев Ибраһим җитәкчелегендәге хөрмәтле кунакларыбыз килде. Моңарчы күрелмәгән күп сәгатьлек ярышлар нәтиҗәсендә түбәндәге җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде: Озын нарды буенча төп турнир: Вәлитов Фәрит - Казан; Валерий Абросимов - Казан; Мөхәммәтова Сирина - Байлар Сабасы; 4 урын: Акопян Вагаршак - Казан; 5 урын: Ишкин Марат - Казан. Озын нарды буенча блиц-турнир: Матюшенцев Александр - Казан; Гыйззәтуллин Радик - Яр Чаллы. Кыска нарды буенча блиц-турнир: Икрам Хөсәенов - Түбән Кама; Акопян Вагаршак - Казан. Узган турнирның барлык призерларын котлыйбыз һәм нардалар тактасы артында яңа очрашулар көтәбез!