24 нче июль көнне КСК Сабантуйда узган терлекчеләр слетында “Игенче” җәмгыяте хезмәткәрләре һәрвакыттагыча оешкан төстә катнаштылар.
Барысыда , шул исәптән терлекчелек тармагында эшләүче хезмәткәрләр, ветераннар вакытында килеп, котлау өлешендә үзләренең бүләкләрен алды.
Мактауга һәм бүләккә лаек эшләребез,хезмәткәрләребез җитәрлек бездә !
ҖЧ “Игенче” җәмгыяте 2025 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Диплом га лаек булды һәм җитәкче Зарипов Алмаз Зөфәр улына тапшырылды.
Терлекче Тимерханов Фәнил Нурихан улы Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хатына лаек булды.
Алдынгы савымчылар Мөхәмәтгалиева Нурзидә һәм Хөсәенова Гөлия, бозау караучы Нәгыймова Чулпан Зиннур кызы , ветеран терлекчеләр Мөхәммәдиева Фирая һәм Галимова Гәденияләр мәйданга чакырылып хөрмәтләнделәр.
Эштән соң килүләренә карамастан, төрле уеннарда катнашу , алдынгы урыннар яулау буенча “Игенче”леләргә тиңнәр булмады!
Милли көрәш буенча тракторчы Сәмигуллин Айзат беренче урын яулап абсолют батыр калды!
Хезмәтчәннәргә хөрмәт күрсәтү аерым мактауга лаек! Мул итеп әзерләнгән өстәлләр,тамадаларның мәгънәле Һәм матур итеп шушы чараны алып барулары һәрбер хезмәткәрләрнең дә күңеленә хуш килгәндер.
Хөрмәтле терлекчеләребезгә ныклы сәламәтлек , эшләрендә зур уңышлар телибез!