Байлар Сабасында «Күрше» фестивале гөрләде

2025 елның 29 июле, сишәмбе

«Күрше» фестивале «Безнең ишегалды» программасының дәвамы һәм ил масштабында моңарчы күрелмәгән проект. Әлеге бәйгегә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт биргән иде. «Күрше» фестивале – халык арасында күршелек культурасын үстерүгә, Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән проект. Анда үзләре яшәгән ишегалларында кызыклы вакыйгалар үткәрергә теләгән инициативалы гражданнар һәм моңа әзер булган оешмалар катнашты. Ә бу проектта җиңеп чыккан үзмәшгульләр исә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен бик кызыклы, эчтәлекле һәм шәп чаралар үткәрәчәк.

Шундый чараларның беренчесе Байлар Сабасының Тынычлык урамында әлеге проектта катнашып грант откан Алисә Гимадиева тарафыннан үткәрелде. Саба мәдәният бүлеге, Саба үзәкләштерелгән музейлар системасы белән берлектә “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән чара үтте.

 Әлеге чара кабаттан 15 августта Байлар Сабасының Дальняя урамында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International