ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Кышкы бураннарда борчу тудыра торган участокларның берсе - авыл арасындагы, урамдагы юллар. Кыш ае башланып, беренче кар  төшүгә, ҖЧ " Игенче" җәмгыяте механизаторлары, авылларга илтүче юлларны, урамнарны кардан чистартуга керешә.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Герат» сәүдә үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар нигезләре, кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча чаралар мәсьәләләре буенча эшкуарлар һәм кулланучылар белән кизү торды.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне " 2023 елда 6-НДФЛ һәм РСВ исәп-хисапларын тутыру һәм тапшыру тәртибенә үзгәрешләр. Страховка взносларының түбән тарифлары һәм 2023 елда иминият взносларының беркетелгән түләүләрен түләү " 2022 елның 15 декабрендә 10.00 сәгатьтә узачак.

2022 елның 15 декабрендә 9.00 дән 20.00 гә кадәр Татарстан Республикасы территориаль салым органнарында салым түләүчеләр өчен «бердәм салым счеты институтын кертү турында» ачык ишекләр көне узачак.

"САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Газизуллин Айдан  Г. Нәҗметдинов истәлегенә шахмат буенча XXX региональ турнирның 2 нче урынын алды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

10 декабрьдә Шәмәрдән авыл җирлегендә Ватан Геройлары көненә багышланган ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир узды. Турнирда дүрт команда катнашты: «Ястребы» (Шәмәрдән), «Шәдке» (Теләче районы), Аш-Бузи (Кукмара районы), Карадуган (Балтач районы). Тантаналы ачылыш һәм бүләкләү тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н.һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Д.К. Маканов үткәрделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Кичә Казанда өстәл теннисы буенча Идел спорт мәктәбендә Ачык Беренчелек үтте. 3 лигада Илсаф Латыйпов җиңүче булды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

  2022 елның 08 декабрендә Саба муниципаль районының Мичән авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендә гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды һәм авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.  Кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча хәбәр ителде.

Бадминтон буенча югары квалификацион категорияле тренер Зарипова Гөлнара Хәмит кызы «Осталык» номинациясендә «Иң яхшы тренер 2022» республика конкурсында җиңүче булды. Хөрмәтле Гөлнара Хәмит кызы! Сезне «иң яхшы тренер 2022» конкурсында җиңүегез белән котлыйбыз. Афәрин! Һәрвакытта да җиңүче булып калуыгызны телибез, һәрвакыт бары алга гына омтылуыгызны телибез, һәртөрле көрәшкә, теләсә кайсы эшкә намуслы, кыю һәм тәвәккәл кеше булып калуыгызны телибез. Сезгә уңышлар! Барлык бүләкләрдән дә яхшырак мәхәббәт һәм бәхет дип аталган бүләк булсын!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International