Саба районының Иске Мичән авылында гражданнарны кабул итү

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

  2022 елның 08 декабрендә Саба муниципаль районының Мичән авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату өлкәсендә гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды һәм авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.  Кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча хәбәр ителде.

  Әлеге чараның максаты-кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау. Авыл халкы сыйфатлы булмаган товарларга кагылышлы күпсанлы сораулар бирде.

  Соңыннан чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә брошюралар һәм «Татарстан кулланучылары хәбәрләре»газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International