2022 елның 15 декабрендә 9.00 дән 20.00 гә кадәр Татарстан Республикасы территориаль салым органнарында салым түләүчеләр өчен «бердәм салым счеты институтын кертү турында» ачык ишекләр көне узачак.
Чарада катнашучыларга бердәм салым счетының нәрсә икәнлеге һәм аның нинди өстенлекләре турында сөйләячәкләр; 2023 елның 1 гыйнварыннан барлык салым түләүчеләрне нинди үзгәрешләр көтә; мәҗбүри түләүләрне түләү тәртибе һәм сроклары ничек үзгәрәчәк; мәҗбүри түләүләр ничек исәпкә алыначак һәм бүленәчәк; салымнар буенча бердәм хисап сальдосын формалаштыру ничек башкарылачак.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе барлык салым түләүчеләрне салым законнарындагы үзгәрешләр турында консультация алып, чарада актив катнашырга чакыра.