Иң яхшы тренер 2022

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Бадминтон буенча югары квалификацион категорияле тренер Зарипова Гөлнара Хәмит кызы «Осталык» номинациясендә «Иң яхшы тренер 2022» республика конкурсында җиңүче булды. Хөрмәтле Гөлнара Хәмит кызы! Сезне «иң яхшы тренер 2022» конкурсында җиңүегез белән котлыйбыз. Афәрин! Һәрвакытта да җиңүче булып калуыгызны телибез, һәрвакыт бары алга гына омтылуыгызны телибез, һәртөрле көрәшкә, теләсә кайсы эшкә намуслы, кыю һәм тәвәккәл кеше булып калуыгызны телибез. Сезгә уңышлар! Барлык бүләкләрдән дә яхшырак мәхәббәт һәм бәхет дип аталган бүләк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International