2022 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министры И.Х. Әюпова белән Бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүче, талантлы балалар һәм яшьләр, министрлык стипендиатлары һәм яшь белгечләрнең Казан Кремленең кабул итү бинасында тантаналы очрашуы узды.
2022 елның 14 декабрендә Байлар Сабасы зонасының Югары лига авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективларының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды.
Мишә авыл җирлеге командасы почетлы 1 нче урынга лаек булды! Әхтәмҗанов Илшат "Иң яхшы уенчы" номинациясендә бүләкләнде. Безнең футбол командасын һәм җанатарларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
Яңа ел алдыннан Роспотребнадзор татлы Яңа ел бүләген ничек сайларга кирәклеген искәртә. Тәмле, сыйфатлы һәм куркынычсыз татлы бүләк алу өчен татлы ризыкларны игътибар белән сайлау һәм берничә кагыйдәгә ябышу мөһим. Татлы Яңа Ел бүләкләрен оешкан сәүдә урыннарында (кибетләр, супермаркетлар, рәсми базарлар) алырга киңәш ителә.
Агымдагы елның 16 нчы декабрь көнне Болгар шәхәрендә сәламәтлекләре чикле балалар арасында зонакүләм Авиамодельләштерү ярышлары булып узды.
2022 елның 15 декабрендә монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Николаевич Розенталь район территориясенә килде.
Ел саен 15 декабрьдә дөньяның әйдәп баручы чәй җитештерүчеләре статусын тоткан барлык илләрдә чәй көне (Tea Day) — Опирдәге иң борынгы һәм иң файдалы эчемлекләрнең берсе бәйрәме.
3 декабрьдә Курсабаш авыл җирлеге үзешчәннәренең Олы Нырты мәдәният йортында "Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып" дип исемләнгән күчмә концерт булды... Элеге концертны Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханәсе, Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре әзерләгән. Концертта катнашучылар яхшы кәеф рецепты һәм бәйрәм атмосферасы тудыру осталыгы белән уртаклаштылар, үзләренең җырлары, биюләре, сәхнәләштерүләре белән концертка килуче халыкны һәм кунакларны сөендерделәр. Тамашачылар үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның барысын да бик җылы каршы алдылар һәм концертның эчтәлекле һәм төрле программасын бәяләделәр, ә алар, үз чиратында, чын бәйрәм ясарга тырыштылар, ул барысына да яхшы кәеф бүләк итте.
Бүген, 16 декабрь көнне, 9нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары "Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерербез!” Региональ акциядә катнаштылар.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУДАН кергән:
Һава шартларының сизелерлек начарлануы турында Доклад-консультация
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17-19 декабре
Россиянең Европа территориясенә актив көньяк-көнбатыш циклонның Татарстан Республикасында 2022 елның 17-19 декабрендә чыгуы сәбәпле, һава шартлары сизелерлек начараячак.
14 нче декабрьдә «Әкият» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм коллектив безгә хәйрия концерты белән килде.