15 декабрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Мөхәммәдиев Равиль Рәшит улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Диңгезче якташыбыз” дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Равиль абый Саба урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын тәмамлаганнан соң армиягә алына, Кара диңгез флотында хезмәт итә. Ул киләчәктә дә тормышын диңгез белән бәйли, Севастополь шәһәрендәге хәрби-техник училищеда укып, "гидроакустик су асты приборлары" белгечлеге ала, һәм 25 ел дәверендә диңгезче хәрби хезмәтен үти. Хәрби-Диңгез Флоты сафларыннан демобилизацияләнгәннән соң, Шәмәрдән бистәсенең ООО “Газпром трансгаз” берләшмәсендә өлкән охранник булып эшли.
Кичәгә, юбилярны котлау өчен ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, элекке хезмәттәшләре ,"Өлкәннәр" клубының актив әгъзалары килгәннәр иде. Барысы да туган көнен ихлас күңелдән котладылар, юбилярга ихлас теләкләрен җиткерделәр. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Яңа елга көч җыябыз
2022 елның 25 ноябреннән 15 декабренә кадәр “Саба-АРЕНА" спорт мәктәбендә физик культура һәм спорт өлкәсен Цифрлы үзгәртү өлкәсендә өч номинация буенча "Минем спорт" конкурсы узды. «Үз-үзеңне контрольдә тоту көндәлегенә иң яхшы караш» номинациясендә Гыймадиева Азалия җиңүче булды, Мәметов Булат, Хәбибуллина Әдилә призерлар булдылар.
"Иң яхшы рәсем»номинациясендә:
1 урын - Әхмәтова Камилә
2 урын-Мөхәммәтова София
3 урын-Газизуллин Айдан
«Социаль челтәрләрне алып баруга иң яхшы караш»номинациясендә:
1 урын - Газетдинов Бәхтияр
2 урын-Әхмәтшина Сэминэ
3 урын - Сафина Иделия.
Минем Спорт-бергә җиңәбез!
Киләсе елда әкиятләр һәм тылсым телибез! Барлык теләкләр дә тормышка ашсын. Яңа ел безнең мәктәпкә яңа уңышлар, яңа шатлыклы хисләр һәм яңа җиңүләр алып килсен!
12-15 декабрьдә Чабаксарда 2022/23 сезонында ФНТР командалар чемпионатының 2 туры узды. Безнең «Саба Татарстан» командасы, составында Морат Ибраһимов, Павел Галанов, Револь Андреев һәм Хайем Исмаилов 6 җиңү, 3 җиңелү белән беренче унлыкны йомгаклый. Котлыйбыз, алга таба уңышлар!
Татарстанда меңләгән мәктәп укучыларының ата-аналары 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособиене максималь күләмдә ала
2022 елның 14 гыйнварындагы 263-ФЗ номерлы Федераль закон РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертә, ә нәкъ менә 2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым счеты институты кертелә.
ММИ-салым түләүчегә Федераль казначылык дәрәҗәсендә салымнарны, пенялар һәм штрафлар буенча агымдагы яки булачак йөкләмәләрне үтәү максатларында федераль казначылык дәрәҗәсендә ачыла торган хисап.
2022 елның 14 декабрендә Байлар Сабасы зонасының Югары лига авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективларының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды.
Байлар Сабасы бистәсендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре тулы куәтенә бара.
15нче декабрьдә Саба район балалар китапханәсе №1 «Шатлык» балалар бакчасының урта төркем балалары өчен «Кышны яратам» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Китапханәчеләр балаларга шагыйрьләребез: М.Сафинның “Тәүге кар яугач”, Р.Вәлиеваның “Бөтен дөнья ак кына”, “Яңа ел”, А.Юнысованың “Кышны яратам”, “Беренче кар”, Б.Рәхмәтнең “Кыш һәм Кеше”, “Яңа ел килгәч” шигырьләрен укып, балаларга сораулар бирделәр. Чара “Маша и Медведь”мульфильмның Яңа елга багышланган сериясен карау белән дәвам итеп, кышкы бияләйләрне буяу белән тәмамланды.
2022 нче елның 15 нче декабрь көнне «Маяковский» иҗади киңлеге базасында «Бердәм Россия»нең «Яшь Гвардия» җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең йомгаклау киңәшмәсе узды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә барлык оешмаларда да Яңа елга әзерлек бара.