Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча Байлар Сабасы зонасы чемпионаты тәмамланды (Югары лига)

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 14 декабрендә Байлар Сабасы зонасының Югары лига авыл җирлекләре һәм хезмәт коллективларының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды.Чемпионатта барлыгы 9 команда катнашты, ә бу 100дән артык катнашучы.
Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Рөстәм Миңнеханов Рәис Нургали улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты.
Командаларны бүләкләү нәтиҗәләре:
Актив катнашкан өчен "Саба Яшләре" командасы бүләкләнде;
3 урын - "Саба тәрәзәләре+ИП"командасы;
2 урын - "Килдебәк"командасы;
1 урын -"Лесхоз"командасы.
"Иң яхшы уенчы" номинациясендә Әхтәмҗанов Илшат "Лесхоз" командасы, Кәримуллин Илфан «Саба тәрәзәләре+ИП» командасы һәм Бариев Нәфис "Килдебәк"командасы бүләкләнде.
"Иң яхшы бомбардир" номинациясендә Рафиков Солтан "РЭС"командасы бүләкләнде.
Район чемпионатында җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International