"Диңгезче якташыбыз” портрет-кичә

2022 елның 16 декабре, җомга

       15 декабрь көнне  Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Мөхәммәдиев Равиль Рәшит  улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Диңгезче якташыбыз” дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Равиль абый Саба урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын тәмамлаганнан соң армиягә алына, Кара диңгез флотында хезмәт итә. Ул киләчәктә дә тормышын диңгез белән бәйли, Севастополь шәһәрендәге хәрби-техник училищеда укып, "гидроакустик су асты приборлары" белгечлеге ала, һәм 25 ел дәверендә диңгезче хәрби хезмәтен үти. Хәрби-Диңгез Флоты сафларыннан демобилизацияләнгәннән соң, Шәмәрдән бистәсенең ООО “Газпром трансгаз” берләшмәсендә өлкән охранник булып эшли.

       Кичәгә, юбилярны котлау өчен ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, элекке хезмәттәшләре ,"Өлкәннәр" клубының актив әгъзалары килгәннәр иде. Барысы да туган көнен ихлас күңелдән котладылар, юбилярга ихлас теләкләрен җиткерделәр. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International