"Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып" дип исемләнгән күчмә концерт.

2022 елның 16 декабре, җомга

3 декабрьдә Курсабаш авыл җирлеге үзешчәннәренең Олы Нырты мәдәният йортында "Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып" дип исемләнгән күчмә концерт булды... Элеге концертны Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханәсе, Сулэ авыл клубы, Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре әзерләгән. Концертта катнашучылар яхшы кәеф рецепты һәм бәйрәм атмосферасы тудыру осталыгы белән уртаклаштылар, үзләренең җырлары, биюләре, сәхнәләштерүләре белән концертка килуче халыкны һәм кунакларны сөендерделәр. Тамашачылар үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның барысын да бик җылы каршы алдылар һәм концертның эчтәлекле һәм төрле программасын бәяләделәр, ә алар, үз чиратында, чын бәйрәм ясарга тырыштылар, ул барысына да яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International