ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

5нче гыйнвар көнне  Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы  үзәк мәйданда балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУдан керде:

 Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе

2023 елның 6-11 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек уртача һава температурасы нормадан 9-18 градуска түбәнрәк булган аномаль-салкын һава торышы көтелә. 

6 гыйнварда көнбатыш районнарда төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -19..-24, максималь көндез -17..-22˚. 

7-10 гыйнвар көннәрендә республикада төнлә, иртән һава температурасы -25..-32гә кадәр төшәчәк, -37гә кадәр аязганда, көндез -23..-28˚. 

11 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -23..-28, аязганда -32, көндез -14..-19˚.

2023нче елның 5 нче гыйнварында тәрбияче Тимергалиева А.Н. җитәкчелегендә “Карлы карусель” дип исемләнгән спорт уены үткәрелде.

 

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты

4
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә 4 гыйнварда авыл балалары өчен чана белән махсус йөреш оештырды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Бүген Саба районында яшәүчеләр Саба муниципаль районы беренчелеге кысаларында ГТО  "Чаңгыда йөгерү" нормативларын 3 һәм 5 километр дистанцияләрдә үтәделәр.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

 30 декабрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында Яңа ел тамашасы узды.  "Кыш Бабай могҗизалары" - могҗизалар һәм гаҗәеп маҗаралар яратучылар өчен әкият декорацияләре, бию һәм вокал номерлары, костюмнар, якты персонажлар, Кыш Бабай һәм аның ике оныгы Кар кызы турында кызыклы сюжетлы шоу-Әкият.  Кыш бабай һәм Кар кызлары  килү белән чын бәйрәм башланды: күңелле уеннар, җырлар, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән.  Тамашачылар бәйрәм атмосферасына чумып, кызыклы конкурсларда катнаша алдылар, Яңа ел тамашасын оештыручыларга  рәхмәт белдерделәр

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Кече Шыңар авылында  яшәүче Нәҗмиева  Нәвирә Әхмәт кызына 2023нче елның 4нче гыйнварында 90 яшь тулды. Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Минниханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов тапшырды. Котлауларга шулай ук   “Туган Як” җәмгыяте директоры Сәүбанов Ф.К. та кушылды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

3 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният  йортында китапханә белән берлектә "Яңа елны күңелле каршылыйбыз!" исемле балалар өчен яңа ел бәйрәме уздырылды. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

31 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында «Борчуларсыз, көлеп, шаярып-Бу Яңа елны каршылыйк»дип исемләнгән Яңа ел бал - маскарады булды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, аннары Кыш бабай белән Кар кызы, юлбарыс һәм куян ел символлары һәркемгә куаныч белән килде. Күңелле уеннар һәм конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды, алар бәйрәм тамашасын тагын да ямьләндереп җибәрделәр

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International