Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә 4 гыйнварда авыл балалары өчен чана белән махсус йөреш оештырды.

2023 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

Кышкы каникуллар үзенчәлекле. Тимераякта шуарга да, урманга чаңгыда ата-аналары белән дә барырга, таудан чаналарда йөрергә дә була бит. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә 4 гыйнварда авыл балалары өчен чана белән махсус йөреш оештырды. Кыш бабай белән Кар кызы авылның иң зур таулыгында балаларны күңел ачтырдылар. Чана белән узыш ясадык. Әлбәттә, дуслык җиңде. Ахырда барысы да Кыш бабай капчыгыннан тәмле ризыклар белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International