ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе» ФДБУнән керде:


Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

6 гыйнвар 18 сәгатьтән 7 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр.

2023 елның 7 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән һава температурасы -27 .-32, булуы көтелә,урыны белән -36 га кадәр җитәргә мөмкин, көндез -23..-28˚.

 

6 гыйнвар көнне Саба район китапханәсендә кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс оештырылды.Кар бөртеге - Яңа ел бәйрәменең  иң матур бизәге. Район китапханәсенә килгән китап укучыларыбыз үзләренең өйләренә ямь өстәр өчен кар бөртекләре ясау ысуллары белән танышып, мастер-класста катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

5 гыйнварда Шәмәрдән авылында 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Яңа ел турниры узды.

Ярышлар нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын - Теләче командасы

2 урын - Кукмара командасы

3 урын - Б.Сабы командасы.

Безнең футболчыларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз.

«Мода кастингы» – балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен күңел ачу программасы шундый исем астында үтте.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты

5
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Югары Шытсу авылында Яңа ел бәйрәме уңаеннан авыл яшьләре һәм кайткан кунаклар катнашында итекле футбол ярышы булып узды. Ярышны үткәрүдә Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан кибетләр акчалата ярдәм итте:  ШЭ Нуриева, ШЭ Сөнгәтуллина, ШЭ Хидиятуллин, ШЭ Габдрахманова.   Укучылар арасында беренче урынны Ю.Шытсу командасы алды, икенче урында Елыш. Олылар арасында беренчелекне Шытсу командасы яулады, икенчедә Юлбат, өчтә Елыш командасы калды. Барлык катнашучыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Балалар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан күңелле генә тамаша тәкъдим ителде. Балалар кызыклы уеннарда актив катнашты, шулай ук әти-әниләрдә читтә калмады. Кыш бабай барлык катнашучыларга бүләкләр өләште.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

5 гыйнварда Байлар Сабасы бистәсенең үзәк шугалагында ир-атлар командалары арасында Яңа ел бәйрәмнәренә һәм РФ Спорт министрының 100 еллыгына багышланган хоккей ярышлары узды. Ярышларда 4 команда катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын - "Саба" командасы

2 урын - "Ястребы" командасы

3 урын - "Вымпел" командасы.

Шулай ук ярышларның иң яхшы капкачылары: Мәҗитов Илгиз ("Лесхоз" командасы, Төхбатуллин Ядгар ("Ястребы" командасы) бүләкләнде. Иң яхшы һөҗүмчеләр: Нуриев Фәрхәт ("Вымпел" командасы), Хасбиев Данис ("Саба" командасы). Җиңүгә ихтыяр көче өчен Минһаҗев Инсаф ("Ястребы" командасы) бүләкләнде.

5 гыйнварда район китапханәсендә күренекле  Халык шагыйре Илдар  Юзеевның 90 еллык юбилее уңаеннан “Кыр казлары артыннан”китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Илдар Юзеев иҗат юлын  журналистика өлкәсендә башлый. 1954-1966 елларда ул " Ялкын» балалар журналының җаваплы секретаре ; 1966-1967 елларда «Чаян» журналының әдәби хезмәткәре, 1967-1971 елларда Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты булып эшли. И.Юзеев — танылган драматургларның берсе, дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы.  Поэзиясендәге кебек, пьесаларында да автор кеше күңеленең якты омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү, халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, аларны дәвам иттерү, үстерү турындагы уй-хыяллары белән уртаклаша.

Тэги: Мәдәният бүлеге

  30 декабрь көнне Югары Симет мәдәният йортында «Маҗаралар белән килә Яңа ел яки Кыш бабай ялган түгелме? " дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша уздырылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

29 декабрь көнне Түбән Симет авыл клубында “ Яна еллар килсен бәхет алып килсен “ дип исемләнгән   җырлы , биюле, кызыклы уеннар белән,бәйрәм тамашасы үткәрелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International