4 гыйнварда Кече Шыңар авылы мәдәният йортында балалар өчен "Кыш бабайның Кар көртләре" дип исемләнгән чыршы бәйрәме уздырылды. Бәйрәм театр тамашасы белән башланып китте, куяннар балаларны Яңа ел белән котладылар, шулчак Бүре һәм Убырлы карчык пәйда булды һәм төрле маҗаралар башланды. Кыш бабай белән Кар Кызын балалар бик шатланып каршы алдылар һәм аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр . Отышлы лотерея уйнатылды, анда катнашучыларның һәрберсе бүләкләр алды, шулай ук иң зур приз уйнатылды, ул Шәрәфиев Исламга эләкте.
3 гыйнварда Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, китапханә хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Байлар Сабасындагы үзәк мәйданда "Яңа елны каршылыйбыз, шатлыклы җырлар белән" белән дигән театраль тамаша оештырдылар. Кич дәвамында чараны оештыручылар кызыклы һәм көлкеле конкурслар, уеннар уздырдылар, анда катнашучылар призлар һәм Яңа ел бүләкләре алдылар. Конкурслардан соң күмәк биюләр оештырылды.
2 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе “Әдәби алан” проектында катнашкан балаларны Саба районының үзәк чыршысы янында уздырылган «Татарча чыршы» бәйрәменә алып барды
2023 нче елның 7 нче гыйнварында «Раштуа» бәйрәме үткәрелде.
Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
7 гыйнвар 18 сәгатьтән 8 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр.
2023 елның 8 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән һава температурасы - 26..-31˚ булуы көтелә, урыны белән -35˚, көндез - 21..-26˚;.
Каникул вакыты-искиткеч вакыт. Барлык балалар да каникулны яраталар, һәм бу чорда мәктәпкә барырга, дәресләргә ашыгырга һәм өй эшләрен эшләргә кирәк түгел, ә тирә-юньдә булган бар нәрсәдән ләззәтләнергә мөмкин.
Олы Нырты авылы китапханәсе мөдире , мәдәният йорты белән берлектә " Ура, кышкы каникуллар !» дип аталган табигатьтә күңел ачу уеннары оештырдылар . Башта балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар. Аннары барысы бергә тау шуарга киттеләр.
Урта Нырты авыл клубында авыл халкы өчен яңа ел бал-маскарад булды. Ә Кыш бабай һәм Кар кызы булмаса, нинди яңа ел!
Урта Нырты авыл клубында Яңа ел лотереясы билетлары уйнатылды.