1 гыйнварда Лесхоз интернат-йортында директор урынбасары җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән берлектә «Бочче» уены буенча ярышлар узды. Ярышта катнашучылар очен «Бочче» уены -таныш уен. Алар бу уенны бик яраталар. Район буенча уздырыла торган ярышларда да «Бочче» уеннарында катнашып киләләр.
30нчы декабрьдә Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Яңа елга багышланган бәйрәм концерты булды. Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен Яңа ел бәйрәме уздырдылар. Бу искиткеч персонажлар белән чын Яңа ел тамашасы иде. Чын артистлар кебек уйнап, коллектив өлкәннәрне шатландырды.
Бәйрәм котлаулар, күңелле һәм кызыклы уеннар, җырлар, шигырьләр белән чиратлашып барды. «Старость в радость», «С верой в будущее» хәйриячеләребез дә читтә калмадылар. Интернатта яшәүче һәр кешегә Яна ел күчтәнәчләре алып килделәр. Бәйрәм бар кешегә дә ошады, бик күңелле үтте.
8 гыйнварда САБА-АРЕНА да Өстәл теннисы буенча Саба муниципаль районының “Игелек кыл” ачык чемпионаты узды. Чемпионатта 50 дән артык спортчы катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде:
Ир-атлар арасында:
1 урын - Ханипов Руслан (Казан)
2 урын - Ибраһимов Мурат (САБА-АРЕНА)
3 урын - Маметов Булат (САБА-АРЕНА)
Хатын-кызлар арасында:
1 урын - Исмаилова Динара (САБА-АРЕНА)
2 урын - Шиһапова Камилла (САБА-АРЕНА)
3 урын - Ищенко Екатерина (САБА-АРЕНА)
Ир-атлар арасында (сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән):
1 урын -Сираев Инсаф (Саба районы)
2 урын -Галиәкбәров Раил (САБА-АРЕНА)
3 урын - Закиров Ранис, Закиров Айрат (САБА-АРЕНА)
Хатын-кызлары арасында (сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән):
1 урын - Гороховатченко Галина (САБА-АРЕНА)
2 урын - Шәйдуллина Элина (САБА-АРЕНА)
3 урын - Ануфриева Анастасия, Чумакова Мария (САБА-АРЕНА)
Ир-атлар арасында ИН-2: 1
урын - Идрисов Айдар (САБА-АРЕНА)
Хатын-кызлар арасында ИН-2:
1 урын - Зарипова Ләйсән (САБА-АРЕНА)
Ир-атлар арасында 1-5 класс:
1 урын - Фәтхирев Ирек (САБА-АРЕНА)
Хатын-кызлар арасында 1-5 класс:
1 урын - Имамиев Рияна (САБА-АРЕНА)
Барлык җиңүчеләр һәм призёрлар Идел-Кама тәрәзә заводыннан акчалата бүләкләр алды. Котлыйбыз, уңышлар телибез!
8 гыйнварда Саба Аренада бадминтон буенча традицион якшәмбе турниры узды. Турнир кунаклары - Чаллы шәһәре, Тукай һәм Кукмара районнары вәкилләре иде.
А төркеме
1 урын Равил Адель (Саба Арена)
2 урын Пучинина Роксана (Тукай районы)
3 урын Осипов Никита (Яр Чаллы)
А төркеме
1 урын Сафин Әгъләм (Саба Арена)
2 урын Рәхимов Адель (Саба Арена)
3 урын Шаймарданов Даниил (Кук.районы)
В төркеме
1 урын Вәлиев Рузаль (Саба Арена)
2 урын Закиров Самир (Саба Арена)
3 урын Габдрахманов Азамат (Тимершик)
Барлык җиңүчеләр дә медальләр һәм барлык катнашучылар баллы призлар алдылар!
6 гыйнвар көнне Бадминтон үзәгендә (Казан шәһәре) "Татарстанның бадминтон гаиләсе" бәйгесе узды. Саба районыннан 8 команда катнашты, Вәлиуллиннар, Әхмәтшиннар, Сафиннар, Багмановлар, Борһановлар, Сафиннар, Волковлар, Зиннәтуллиннар гаиләләре. Өч гаилә командасы пьедесталга күтәрелде. Вәлиуллина Язилә һәм әтисе Азат Д группасында 2 урын, Сафин Элина апасы Лиана белән Д группасында 3 урын, Волкова Татьяна кызы Светлана белән В группасында 3 урын Балаларга ярдәм итүче һәм аларга чемпион булырга ярдәм итүче ата-аналарга рәхмәт белдерәбез!
Саба районы кунаклары һәм халкы өчен бәйрәм көннәрендә туристик маршрутлар буенча экскурсияләр оештырылды. Чарада катнашучылар районның тарихы һәм истәлекле урыннары турында күп кенә кызыклы мәгълүмат тупладылар.Төрле оешмалар тарафыннан кардан ясалган сыннарны карадылар, тау шудылар. Шулай ук программага "Таң"кафесында төшке аш та кертелгән иде, тәмле ризыклардан авыз иткәч, “Ямьле Саба”яр буенда кышкы табигатьне күзәттеләр. Соңыннан үзәк чыршы янында Яңа ел тамашасында катнаштылар һәм Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар. Шулай ук Саба районы музейларында булдылар, күп төрле экспонатларны күрделәр. Көн бик кызыклы, файдалы үтте.
Һава шартларына бәйле рәвештә урамдагы кичке күңел ачу чаралары кичектерелә
Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе
Югары Шытсу мәдәният йортында "Үкенерлек түгел үткәннәр" дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды. Кичә, телевизион тапшыру "Кунак бит шоу" программасынна охшатып алып барылды. Чараның үзәгендә 50 яшьлек юбилярлар, Югары Шытсу авылында яшәүче Гилемханова Гөлназ һәм Гыйбадуллин Наиль булдылар.
Түбән Шытсу төп мәктәбе базасында Яңа ел каникуллары дәвамында авыл яшьләре, кайткан кунаклар катнашында волейбол ярышы булып узды. Яшьләр бик актив катнаштылар. Күтәренке рухта ял итеп һәм аралашып волейбол ярышы бик матур узды.