Яңа ел бәйрәме

2023 елның 8 гыйнвары, якшәмбе

30нчы декабрьдә Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Яңа елга багышланган бәйрәм концерты булды. Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен Яңа ел бәйрәме уздырдылар. Бу искиткеч персонажлар белән чын Яңа ел тамашасы иде. Чын артистлар кебек уйнап, коллектив өлкәннәрне шатландырды.

Бәйрәм котлаулар, күңелле һәм кызыклы уеннар, җырлар, шигырьләр белән чиратлашып барды. «Старость в  радость», «С  верой  в будущее» хәйриячеләребез дә читтә калмадылар. Интернатта  яшәүче  һәр кешегә Яна  ел  күчтәнәчләре  алып килделәр. Бәйрәм  бар  кешегә  дә  ошады, бик күңелле  үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International