Яңа ел-тылсымлы бәйрәм. Аны аеруча балалар түземсезлек белән көтәләр. Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз урта мәктәбенең 1-6 сыйныф укучылары өчен яңа ел бәйрәме узды.
Иске Икшермә мәдәният йорты китапханә белән берлектә балалар өчен "мин сиңа Әкият сөйлим..."дип аталган бәйрәм үткәрделәр
Иске Икшермә мәдәният йорты белән китапханә берлектә "без Яңа елны каршылыйбыз!" дип аталган күңел ачу бәйрәме үткәрде
7 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар өчен «Чыршы һәм кыш бәйрәме» - исемле яңа ел чарасы үткәрделәр
8 гыйнварда интернатта яшәүчеләр белән Лесхоз бистәсе буйлап виртуаль экскурсия үткәрелде . Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бу кышкы салкын бәйрәмнәрдә үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куймыйча гына экскурсиядә булдылар. Виртуаль экскурсия ул - гомуми үсеш өчен искиткеч чара. Интернатта яшәүчеләр Лесхоз бистәсенең матур табигатенә генә сокланып калмыйча, Лесхоз бистәсендәге барлык истәлекле урыннарны да күрделәр.
Раштуа һәм Яңа ел-барлык кешеләр өчен иң көтелгән һәм шатлыклы бәйрәмнәр. 7 гыйнварда шушы якты, матур бәйрәм уңаеннан интернатта яшәүчеләр арасында «Күңелле стартлар» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Яшәүчеләр җитезлектә, координациядә һәм тизлектә көч сынаштылар. Тамашачылар да читтә калмады, алар командаларга көч биреп утырдылар. Оттыручылар булмады. Ә катнашучылар өчен иң әйбәт бүләк-яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм уңай кичерешләр булды.
Табигатьтә кыш хөкем сөрә. Көннәр суык тора. Ә безнең интернатыбызда якты һәм җылы.
6 гыйнвар көнне интернатта социаль хезмәт алучылар «Кыш» темасына рәсемнәр ясадылар. Бу мавыктыргыч шөгыль барлык катнашучыларга да ошады.
Тиздщн -Раштуа бәйрәме. Безнен интернатыбызда яшәүчеләребезнең күбесе бу бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр.Шушы унайдан интернатыбызның тәрбиячесе җитәкчелегендә
" Раштуадан суга чумдырылуга кадәр " темасына әңгәмә һәм "Кар табышмаклары " дигән конкурс үткәрелде. Социаль хезмәт алучыларның күнеленә бу чаралар бик хуш килделәр.
4 гыйнварда Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәт алучылары дәвалау-хезмәт тернәкләндерү дәресләре кысаларында, бергәләп кар чистартырга чыктылар. Юллар һәм сукмаклар чистартылды. Эш бик тырышып башкарылды, хезмәтнең нәтиҗәсе күренде.
3 гыйнварда Лесхоз интернат-йорты белгечләре җитәкчелегендә библиотерапия буенча чара уздырылды. Төрле повестьлар һәм хикәяләр укылды.Таныш хикәяләрне, аларның авторларын искә төшерделәр. Бу чара бик җанлы һәм кызык алып барылды. Һәр канашучы бу чарага үзенең өлешен кертте. Соңыннан һөнәрчелек буенча мастер-класс үткәрделде. Бу чарада да социаль хезмәт алучылар бик актив катнашты