Балалар өчен бәйрәм

2023 елның 8 гыйнвары, якшәмбе

7 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар өчен «Чыршы һәм кыш бәйрәме» - исемле яңа ел чарасы  үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр,Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. 

   Чараның икенче өлешендә лотерея уены үткәрелде. Бәйрәм балаларның күңелләренә хуш килде, ахырдан аларның барысына да истәлек бүләкләре өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International