4 гыйнварда Тенеки авыл клубында балалар өчен яңа ел бәйрәме узды. Тенеки һәм Йосыф-Алан авыл клубы, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре балалар өчен «Чыршының яңа ел маҗаралары» дип аталган театральләштерелгән уен тамашасы әзерләделәр.
30 декабрьдә Тенеки авыл клубында Йосыф-Алан авыл клубы мөдире белән берлектә "Яңа ел белән!" дип исемләнгән бал-маскарад үтте.
7 нче гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче. Бәйрәмдә балалар әйлән-бәйлән йөрделәр, төрле уеннар уйнадылар, биеделәр.
6 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Сабабаш авылы балалары өчен Яңа ел тамашасы оештырдылар.
Яңа ел каникулларын балалар да, өлкәннәр дә көтә. Бу озын ял көннәрендә нәрсә эшләргә? 4 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Урман хуҗалыгы бистәсендә яшәүчеләр өчен Рус бильярды буенча турнир үткәрделәр.
Мәктәп укучылары өчен интеллектуаль уеннар-махсус логик яки стратегик уен техникасы, аларда уңыш уенчыларның сәләтенә һәм күнекмәләренә турыдан-туры бәйле. Монда да үз кагыйдәләре һәм сюжеты бар. Мондый уеннар ярдәмендә яшүсмерләр үз сәләтләрен үстерә, яңа белем өлкәләрен үзләштерә ала.
Хәзерге балалар күпчелек вакытны компьютер яки телевизор карап үткәргәндә, балаларга ачык һавада хәрәкәтле уеннарга мәхәббәт тәрбияләү аеруча мөһим. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән саф һавада хәрәкәтле уеннар үткәрделәр.
Бүген Казанда өстәл теннисы үзәгендә 2012 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында «Татарстан өметләре» төбәкара ярышлары тәмамланды. Малайлар арасында төп турнирда Илсаф Латыйпов иң югары нәтиҗә күрсәтте, кызлар арасында Азалия Гыймадиева.
Татарстанның авыл районнары зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын Илсаф Латипов (САБА-АРЕНА), 2 урын Кәрим Ризатдинов (Сарман р-ны), 3 урын Илнур Бәйрәмов (Кукмара р-ны)
Кызларда 1 урын Азалия Гыймадиева (САБА-АРЕНА), 2 урын Камилла Куликова (Алексеевск р-ны), 3 урын Диләрә Шиһабиева (САБА-АРЕНА).
Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
31 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йортында Яңа ел концерты узды, анда моңлы җырлар яңгырады, матур биюләр куелды.