Өстәл теннисы буенча «Татарстан өметләре» төбәкара ярышлары

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казанда өстәл теннисы үзәгендә 2012 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында «Татарстан өметләре» төбәкара ярышлары тәмамланды. Малайлар арасында төп турнирда Илсаф Латыйпов иң югары нәтиҗә күрсәтте, кызлар арасында Азалия Гыймадиева.

Татарстанның авыл районнары зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын Илсаф Латипов (САБА-АРЕНА), 2 урын Кәрим Ризатдинов (Сарман р-ны), 3 урын Илнур Бәйрәмов (Кукмара р-ны)

Кызларда 1 урын Азалия Гыймадиева (САБА-АРЕНА), 2 урын Камилла Куликова (Алексеевск р-ны), 3 урын Диләрә Шиһабиева (САБА-АРЕНА).

Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International