ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Кышкы каникулларны олылар да, балалар да көтә. 4 гыйнварда Кызыл-Мишә мәдәният йортында балалар өчен "Кышкы бизәкләр"дигән яңа ел рәсемнәре конкурсы уздырылды

 Әлеге конкурсның максаты барлык катнашучыларга иҗади активлыгы өчен кирәкле шартлар тудыру, шулай ук бәйрәм, тылсымлы Яңа ел атмосферасы булдыру иде.

Барлык катнашучылар да үзләренең фантазияләрен һәм иҗади потенциалын күрсәтә алдылар. Бирелгән эшләр карандашлар һәм фломастерлар белән буялды.  Кышкы матурлык образы булган һәр рәсем үзенчә яхшы һәм үзенчәлекле магиягә ия: сокланырлык! Җиңүчеләр һәм катнашучылар татлы бүләкләр алдылар.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Югары Шытсу мәдәният йортында Рамиль Шарапов концерты булып узды. Тулы залны җыйган концерт бик матур узды. Халык матру җырлар тыңлап, юмористик номерларны карап ял итте.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Сатыш авыл җирлегенең мәдәният йортында "Кыш бабайдан Сюрприз" дигән лотерея билетлары уйнатылды. Бәйрәм башында авыл җирлеге башлыгы Шәрифуллин Ф.Ф. барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Тамашачылар җылы теләкләрен җиткерделәр, күңел күтәренкелеге һәм Яңа Ел кәефе алдылар. Барысы да канәгать калды, һәркем үз бүләген алды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Кышкы уеннар һәм ачык һавада күңел ачу — бу традиция. Кар һәм салкын урамда вакыт үткәрү өчен беркайчан да киртә булмады. Кыш килү белән чын мәгънәсендә бәйрәм  башлана — ачык һавада актив уеннар физик сәламәтлек өчен генә түгел, эмоциональ халәте өчен дә файдалы. 5 гыйнварда Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылдашлары өчен тюбингта таудан шуу оештырды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

6 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  саф һавада спорт программасы оештырдылар Спорт ярышлары яшь буынның сәламәт һәм актив яшәү рәвешен алып баруга кызыксынуын арттырырга, көндәшлек рухын ныгытырга һәм физик яктан  үстерергә ярдәм итә. Балалар спорт уеннарында, эстафетада актив катнаштылар, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр, командадагы иптәшләренә ярдәмгә килделәр. Бу спорт чарасында җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады.  Барлык балалар да зур канәгатьлек һәм күп  уңай тәэсирләр алдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

4 гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында балалар өчен «Яңа ел шау-шуы» дип исемләнгән 2023 елгы Яңа ел лотереясы уздырылды. Барлыгы 60 билет сатылды. Мөдир балалар өчен төрле уеннар, табышмаклар әзерләде. Балалар табышмакларга җавап биреп, уеннарда актив катнаштылар. Чара ахырында балалар татлы приз алдылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Менә Яңа 2023 ел килде! 5-6 гыйнвар көннәрендә шахмат бүлекчәсе укучылары арасында «Ак Королева» блиц турниры узды. Тылсымлы атмосфера һәм көндәшлек рухы горлэде. Турнирда 84 спортчы катнашты. Һәр номинациядә катнашучылар саны арта, димәк, призлы урыннар өчен ярышлар көчәйтелә. Малайлар һәм кызлар дүрт категориядә көч сынашты.
Турнир җиңүчеләрен котлыйбыз!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

7 января работниками  Тимершикского сельского дома культуры был организован Новый год для детей. Мероприятие сопровождалось веселыми играми, лотереей, песнями и танцами.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авылында урнашкан  хоккей каробкасы коньки белән ирекле шуу, хоккей уйнау өчен һәрвакыт әзер!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

6 гыйнварда Курсабаш мәдәният йорты, Сулэ авыл клубы,Түбән Отар авылы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре үзәк чыршы бәйрәмендә балалар өчен яңа ел уеннары-конкурслар оештырдылар. Башта балалар җәнлекләрнең яңа елны ничек эзләүләре турында әкияти тамаша әзерләделәр. Аннары Кыш бабай һәм Кар кызы барысына да шатлык китерделәр. Чын күңел ачу башланды. Алар балалар белән төрле уеннар уйнадылар, конкурслар үткәрделәр, биеделәр, әйлән-бәйлән йөрделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International