Балалар өчен "Кышкы бизәкләр" рәсемнәр конкурсы

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Кышкы каникулларны олылар да, балалар да көтә. 4 гыйнварда Кызыл-Мишә мәдәният йортында балалар өчен "Кышкы бизәкләр"дигән яңа ел рәсемнәре конкурсы уздырылды

 Әлеге конкурсның максаты барлык катнашучыларга иҗади активлыгы өчен кирәкле шартлар тудыру, шулай ук бәйрәм, тылсымлы Яңа ел атмосферасы булдыру иде.

Барлык катнашучылар да үзләренең фантазияләрен һәм иҗади потенциалын күрсәтә алдылар. Бирелгән эшләр карандашлар һәм фломастерлар белән буялды.  Кышкы матурлык образы булган һәр рәсем үзенчә яхшы һәм үзенчәлекле магиягә ия: сокланырлык! Җиңүчеләр һәм катнашучылар татлы бүләкләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International