Узәк чыршы бәйрәмендә балалар өчен яңа ел уеннары-конкурслар.

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

6 гыйнварда Курсабаш мәдәният йорты, Сулэ авыл клубы,Түбән Отар авылы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре үзәк чыршы бәйрәмендә балалар өчен яңа ел уеннары-конкурслар оештырдылар. Башта балалар җәнлекләрнең яңа елны ничек эзләүләре турында әкияти тамаша әзерләделәр. Аннары Кыш бабай һәм Кар кызы барысына да шатлык китерделәр. Чын күңел ачу башланды. Алар балалар белән төрле уеннар уйнадылар, конкурслар үткәрделәр, биеделәр, әйлән-бәйлән йөрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International