Иске Икшермә мәдәният йорты китапханә белән берлектә балалар өчен "Мин сиңа Әкият сөйлим..."дип аталган бәйрәм үткәрделәр

2023 елның 8 гыйнвары, якшәмбе

Яңа ел иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәм, бигрәк тә балалар өчен. Ул бәхет һәм шатлык тойгысы бүләк итә. 2 нче гыйнвар көнне Иске Икшермә җирлегендә китапханә белән берлектә балалар өчен "Сиңа мин әкият сөйлим..." дигән яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар Кыш бабай белән Кар кызы килүен түземсезлек белән көттеләр. Күңелле куян аларның тиздән килеп җитәчәкләрен хәбәр итте. Балалар бик теләп Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Аннан соң барысы бергә әйлән-бәйлән уйнадылар, күп санлы конкурсларда катнаштылар, кызыклы уеннар уйнадылар. Карнавал костюмнары парады булды. Ә Кыш бабай берәүне дә бүләксез калдырмады, катнашучылар барысы да канәгать калдылар, күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International