«Мода кастингы» – балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен күңел ачу программасы шундый исем астында үтте.
Чарада балалар үзләрен модельер ролендә дә, модель ролендә дә сынап карадылар. Аларга төрле стильдә кием күрсәтергә тәкъдим иттеләр. Тәрбиячеләр белән берлектә гадәти булмаган киемнәр уйлап таптылар.
Чара дәвамында залда балалар көлүе тынып тормады. Яшь модельләрнең пьедесталга чыгуының һәрберсе алкышларга күмелде. Балалар күрсәткән костюм модельләре уникаль, матур иде. Модельләрнең матур чыгышлары балаларның күзләрендә шатлык уятты.
Чараның ахырында Кар Кызы белән күңелле дискотека булды. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр, шатлык һәм яхшы кәеф тупладылар.