Югары Симет авыл клубында театральләштерелгән Яңа ел тамашасы

2023 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

  30 декабрь көнне Югары Симет мәдәният йортында «Маҗаралар белән килә Яңа ел яки Кыш бабай ялган түгелме? " дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша уздырылды.. Мәдәният хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә кызыклы һәм бай бәйрәм программасы тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияти тылсым, күңелле һәм шатлык хисе бүләк итте. Кичә Яңа ел лотереясы белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International