ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган “Бакыш” (Сияние) тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физкультурасы буенча дәресләр үткәрелә.

            2023 ел – Татарстанда “Милли мәдәниятләр һәм гореф –гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 12 нче гыйнвар көнне Саба район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубы һәм килгән кунакларыбыз өчен “Бию легендасы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.Очрашуның төп кунагы “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы Камил Галимҗанов иде. Ул армия сафларында матрос булып хезмәт иткән чорда үзлегеннән степ бию ысулын үзләштергән һәм Саба якларына әйләнеп кайткач шушы ысул белән “Альбатрос” биюен салган,сәнхәдә чыгышлар ясаган. Әлеге чыгыш килгән кунакларга видео язма аша күрсәтелде. Өстәл артында утырган һәрбер кеше Камил абыйның биюен күреп сокландылар һәм үз фикерләре белән бүлештеләр. Кичәне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Ракыйп кызы алып барды. Түгәрәк өстәлдә Саба районы сәнгать мәктәбе директоры Газизов Алмаз Зиннур улы, Саба районы сәнгать мәктәбе хореографы Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы, Саба район мәдәният йорты хореографы Зарипова Айсылу Наил кызы, “Нәүрүз” һәм “Гөлбакча” ансабле җитәкчесе Габделхаков Газинур Галиәскәр улы  катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

"Саба муниципаль районының Байлар Сабасында минифутбол һәм волейбол уеннары өчен универсаль спорт мәйданчыгы төзү »

Тэги: окс

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

12 гыйнвар-Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Казанның 1800 студенты 2022 елда ГТО комплексы нормаларын үтәде

2022 елның 16 октябрендә «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында нарда турниры  узды.

            13 гыйнвар көнне татар халкының моңлы сандугачы, йөзләгән җырлар авторы, шагыйрә, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 яшь тулган булыр иде (1928-2005). Шул уңайдан 11 гыйнвар көнне район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубы белән берлектә “Үз илемдә” дип исемләнгән шигырь һәм җыр кичәсе үткәрелде. Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, «Халкыбызның моңлы шагыйрәсе» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.  Кичә барышында “Сөембикәлеләр” Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен укыдылар, иң танылган җырларын («Үз илемдә”, “Керкәле таулары”, “Туган авылым урамы”, “Кояш гомере”, “Мин бит кара карлыгач” һ.б.) җырладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

 11 гыйнвар көнне Лесхоз  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында,хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә, аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән берлектә социаль-тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.

Максатлары: вак кул моторикасын, күз күремен һәм күзаллауны үстерү.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) Татарстан белән Марий Эл арасында чик узу турында мәгълүматлар кертелде. Нигездә чик урман массивлары һәм авыл хуҗалыгы җирләре территориясе аша уза. Татарстан Республикасы белән Марий Эл Республикасы арасында чик узуның гомуми озынлыгы 334 километр тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International