“Үз илемдә” шигырь һәм җыр кичәсе

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

            13 гыйнвар көнне татар халкының моңлы сандугачы, йөзләгән җырлар авторы, шагыйрә, драматург, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 яшь тулган булыр иде (1928-2005). Шул уңайдан 11 гыйнвар көнне район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубы белән берлектә “Үз илемдә” дип исемләнгән шигырь һәм җыр кичәсе үткәрелде. Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, «Халкыбызның моңлы шагыйрәсе» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.  Кичә барышында “Сөембикәлеләр” Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен укыдылар, иң танылган җырларын («Үз илемдә”, “Керкәле таулары”, “Туган авылым урамы”, “Кояш гомере”, “Мин бит кара карлыгач” һ.б.) җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International