Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
12 гыйнвар 18 сәгатьтән 13 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр.
2023 елның 13 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан, көньяктан 15-17 м/с кадәр көчле җил көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Архив фотосы